«2026 елның беренче укучысы»
6 гыйнвар көнне Актаныш үзәк китапханәсе «2026 елның беренче укучысы» акциясен оештырып, беренче укучыларын сәламләде. Ирмәш авылыннан Хаҗиевлар һәм Актаныш авылыннан Сәлимов И.В. котлаулар һәм истәлекле бүләк алдылар. Укучыларыбызга сәламәтлек, аяз тыныч күк йөзе һәм мавыктыргыч китаплы уку елы телибез!

