«Хәзинә» клубының чираттагы дәресе
«Хәзинә» клубының чираттагы дәресе уку залында сәламәтлек темасына багышланган иде.Катнашучыларга дөрес туклану һәм дәвалау физкультурасы, яшелчә, җиләк-җимеш, туклану культурасы, диеталар, озак яшәү серләрен турында сөйләүче китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чарада катнашучыларга гирудотерапия белән шөгыльләнүче Миңнегалиева Эльвира Исфат кызы сөлекләр һәм хидҗама белән дәвалауның борынгы ысулын, аның файдалы һәм зыянлы якларын сөйләде, гирудотерапия үткәрүгә күрсәтмәләр бирде.

