Центральная библиотека

“Геройлар эзеннән”

Һәр төбәк, һәр ил изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән геройлары белән горурлана. 9 декабрь - Ватан Геройлары көне уңаеннан, Актаныш үзәк китапханәдә, Сәфәр урта мәктәбе укучылары өчен “Геройлар эзеннән” диеп аталган тәрбия сәгате үтте. Яшь буын алдында геройларның кылган игелекле, батырлык гамәлләрен маяк итеп күрсәтү максатыннан үткән бу чарада укучылар бик теләп катнаштылар, викторина соруларына җаваплар таптылар. Туган җиребездә һәрчак тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен.