Гөлүсә Закированың “Энекәш” китабын тәкъдим итү
12 нче ноябрь көнне , китапаханәнең уку залында журналист, Гөлүсә Закированың махсус хәрби операциядә һәлак булган энесенә багышлап язылган “Энекәш” дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе булды.Чарага язучы, журналист “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова, “Мәгариф” журналының баш мөхәррир урынбасары –җаваплы сәркатип Фәния Лотфуллина, журналның бүлек мөдире Альберт Сабир, геройларыбыз -хәрби хәрәкәт ветераннары,“Батырлар.Герои Татарстана” республика программасының җиңүчесе Илсур Зәкиев, әдәбият сөючеләр, авыл китапханәчеләре, технология техникумы студентлары, аларның җитәкчесе, районда яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә үзеннән күп өлеш керткән Рөстәм Мусин катнаштылар.

