Центральная библиотека

"Яшь каләмчеләр" республикакүләм фестивале

11 ноябрь көнне Гамил Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" республикакүләм фестивале тантанасы гимназиядә узды. Актанышның әдәбият дөньясының брендына әйләнгән Гамил Афзал фестивале бик күп яшьләргә канат куя. Гамил Афзал премиясенә лаек булучы шагыйребез игълан ителде. Ул- Саҗидә Сөләйманова, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләкләр иясе, «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире, шагыйрь Фәнил Гыйлаҗев. Кичәнең икенче өлешендә исә сәхнәгә Гамил Афзал исемендәге «Яшьләр каләме» республикакүләм иҗат фестивалендә җиңүче укучыларыбыз күтәрелде. 15 еллык тарихы булган фестивальдә призлы урыннарны алучыларны жюри рәисе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирза, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, районыбыз башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов, халык язучысы Рабит Батулла, халык шагыйре Марсель Галиев, югары дәрәҗәдәге әдәби премияләр лаураты Рафис Корбан, язучы, эшмәкәр Равилә Шәйдуллина, бүгенге бүләкләнүче Фәнил Гыйлаҗев, якташларыбыз Айгөл Әхмәтгалиева, Лилия Гыйбадуллина, Әлфия Ситдикова һәм башкалар котлады.