Центральная библиотека

“Яшүсмер һәм яшьләр:шуклыктан җинаятькә-бер адым”

28 нчы октябрь көнне, уку залында технология техникумының студентлары өчен “Яшүсмер һәм яшьләр:шуклыктан җинаятькә-бер адым” исеме белән түгәрәк өстәл янында сөйләшү уздырылды. Чараның максаты: яшьләрдә һәр дөрес булмаган шук адым өчен закон алдында җавап бирергә кирәклеген, сәламәтлекләренә кире йогынты ясаучы факторларны ачып бирү, аларда үзләре өчен җаваплылык турында күзаллау формалаштыру иде.Очрашуга Актаныш районы полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторы Нурисламова Алеся Иршатовна, район башкарма комитетының балигъ булмаганнар белән эшләүче белгече Муллаяров Айзат Тәлгать улы катнашты һәм чыгыш ясадылар.Сөйләшү барышында “Шуклык кайчан җинаятькә әверелә?”, “Уку йортларында һәм җәмәгать урыннарында үз - үзеңне тоту кагыйдәләре”, “Иптәшләреңә һәм өлкәннәргә карата хөрмәт белән карау” төшенчәләре аңлатылды, укучыларның сорауларына җаваплар бирелде.Теманы ача торган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, әдәби викторина уздырылды.