Центральная библиотека

Мәдәният хезмәткәрләре конференциясе

7 нче октябрь көнне, Ә. Авзалова исемендәге район мәдәният йортында, Актаныш районы мәдәният хезмәткәрләренең еллык эшчәнлегенә багышланган конференция узды. Актаныш үзәк китапханәсеннән, үз эшен дәвамлы рәвештә намус белән башкаручы хезмәткәрләребез: китап туплау һәм эшкәртү бүлеге мөдире Фаррахова Эльвера Шәйхенур кызы – Татарстан Республикасы мәдәният Министрлыгының Мактау грамотасына, әйдәп баручы китапханәче - Марданова Ландыш Ришат кызы – Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Рафак улы Зариповның Рәхмәт хатына, китапханә программисты - Солтанов Радик Марат улы – Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының социаль һәм агарту эшләре бүлегенең Мактау грамотасына ия булдылар. Алга таба эшләрендә уңышлар, исәнлек-саулык телибез!