Туган яктан илһам алып..
2 нче октябрь көнне, китапханәнең уку залында, талантлы шагыйрә, якташыбыз, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы Рәмзия Галимҗан кызы Валиева белән әдәби музыкаль кичә уздырылды.Очрашуда , яңа гына табадан төшкән “Шигырь килә күкләрдән” исемле китабы тәкъдим ителде. Чарада Г.Тукай премиясе иясе, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган архитекторы, Түбән Кама шәһәрендә Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Ханов Фирдәвис Гайнетҗан улы, “Агыйдел дулкыннары” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары, әдәбият сөючеләр, “Алтынчәч” балалар бакчасындә тәрбияләнүче нәниләр, сәнгатъ мәктәбенең театр бүлеге укучылары, шагыйрәнең авылдашлары, дуслары, туганнары катнашты. Җырчыларыбыз Л. Хөсәенова, Л. Фахруллина, Г. Хабирова, Әлфия һәм Азат Галиевлар, Т.Фроловаларның матур җырлары китап бәйрәмен тагын да ямьләделәр.Очрашу ихлас, эчкерсез котлаулар белән бер тында үрелеп барды.

