Сәламәтлек сәгате
25 нче сентябрь көнне, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен сәламәтлек сәгате оештырылды. Китапханәчеләр сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, аның кыйммәтләре, аның кеше тормышындагы роле турында сөйләделәр. Чара барышында сәламәт туклану, үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең һәм яшелчәләрнең шифалы үзлекләре, шулай ук зарарлы гадәтләр турында фикер алышалар. Катнашучылар үзләренең белемнәре, көн тәртибе, сәламәтлеккә кагылышлы барлык нәрсәләр белән уртаклаштылар. «Спорт һәм туклану»викторинасында катнаштылар. Чара барышында тиешле белемнәр алдык.


