Центральная библиотека

“Син табигать баласы!”

“Дәвамлы һәм актив тормыш” илкүләм проекты кысаларында , 13 нче сентябрь көнне, “Хәзинә” клубының чираттагы шөгыле “Бүләк” урманы аланында “Син табигать баласы!” исеме белән уздырылды.Әлеге чарада клуб членнары белән агачларның биоэнергетикасы, дару үсемлекләре, шифалы үләннәр турында җанлы әңгәмә корылды.Соңыннан ”Шифалы үәннәрне тап”,”Дару чәчәге”, “Йорт янындагы шифалы үләннәр” викторинасында катнаштылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр, тизәйткечләрдә көч сынаштылар.Чара, шифалы үләннәрдән ясалган чәй эчү белән тәмамланды.