Аралашу сәгате “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы”
Үсеп килүче яшь буынны уйламыйча эшләүче куркыныч адымнардан саклау, яшьләрдә административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту буенча саклык чараларын күрү максатыннан 11 сентябрь көнне төрле мәйданчыкларда аралашу сәгате уздырылды.Әлеге чарада укучы-яшьләргә “Нинди шуклык хокук бозуга китерә?”,”Нәрсә ул хокук бозу?”, “Хокук бозган өчен нинди җаваплылыкка тарталар?”,“Уку йортларында, җәмәгать урыннарында укучы-яшьләренең үз-үзен тоту кагыйдәләре”,“Яшьтәшләренә һәм өлкәннәргә карата яшүсмерләрнең хөрмәте һәм нәзәкатьле булулары” турында сораулар бирелде.


