Центральная библиотека

КитапFest-әдәби ярминкә

14 нче август көнне, “Татарстанда Җәй” проекты кысаларында мәдәният һәм сәнгать паркының Г.Тукай һәйкәле алдындагы мәйданчыгында “КитапFest-әдәби ярминкә” дип аталган зур китап бәйрәме оештырылды. “Бисердан гаилә агачы”н үстерү, “Табигый материалдан шәм ясау”,  “Интерактив уеннар”, “Матур язу почмагы”, “Тизәйткечләр, әйтемнәр, табышмаклар”, “Китап кибете -Буккроссинг”ларны берләштергән мәйданчыклар эшләде.Һәркем үзе теләгән остаханәдә катнашты. Кыскасы, олысын-кечесен җыя торган, рухи азык бирүче җылы, матур очрашу, авыл халкын берләштерүче, үзара ихтирам  һәм күршелекнең мөһимлеген искәртә торган бәйрәм чарасы булды.