Центральная библиотека

Татар теле җәүһәре-Роберт Миңнуллин

31 нче июль "Татарстанда җәй" проекты кысаларында шагыйрь, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, М.Җәлил, А. Алиш исемендәге , Халыкара Х. К. Андерсен ис.премияләре иясе, журналист, сәясәт эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин истәлегенә "Татар теле җәүһәре-Роберт Миннуллин"исеме астында әдәби-музыкаль кичә узды. Чарада катнашучылар шагыйрьнең автобиографиясе, аның игелеккә өндәүче, ихласлык, дөреслек, ата-анага, туган җиргә мәхәббәт , матур хисләр тәрбияләүче шигырьләре белән таныштылар. Бу чарада "Алтынчәч" , "Ромашка" балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе әгъзалары, шулай ук шагыйрь иҗатын яратучылар  катнашты.Кичәгә З.Хабибуллинаның биюләре һәм Г.Хабированың шагыйрь сүзләренә язылган җырлары ямь өстәде. Чара Роберт Миңнуллинның әдәби мирасын саклау максатында үткәрелде.