Яшәү рәвеше - сәламәтлек
Сәламәт яшәү рәвеше темасына багышланган чаралар үсеп килүче буынны тәрбияләүдә һәрвакыт актуаль. Замана яшьләре сәламәтлек кыйммәтен аңларга һәм үзләштерергә тиеш. Шул уңайдан, үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге сәламәтлек сәгате уздырды. Чарада катнашучылар белән сәламәтлек, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, көн режимын саклауның мөһимлеге турында әңгәмә корылды.”Сәламәтлек дөньясына –китап аша” исеме белән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Соңыннан мини викторина тәкъдим ителде. Катнашучылар сорауларга җавап бирделәр, сәламәт яшәү рәвеше үрнәкләре белән уртаклаштылар.Сәламәтлегебез өчен начар гадәтләр белән шөгыльләнмәскә, зарядка ясау, чисталык саклау, дөрес туклану, саф һавада йөрү һәм спорт белән шөгыльләнү бик мөһим дигән нәтиҗәгә килдек.


