Исемең матур, кемнәр куйган?
Гомәр Фәиз улы Саттаров (1932-2020) - филология фәннәре докторы, Казан университетының атказанган профессоры, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты. Профессор Г.Ф. Саттаровның фәнни эшчәнлеге күпкырлы. Ул 500 дән артык фәнни басма, шуларның 25 е-фундаменталь фәнни монографияләр, 8 программа һәм югары уку йортлары дәреслекләре авторы. Үзенең фәнни хезмәтләре белән ул тел турындагы фәнне баетты.Тел белгеченең тууына 93 яшь тулу уңаеннан, үзәк китапханә аралашу сәгате уздырды.Катнашучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Соңыннан “Синең исемеңдә ниләр бар? " дигән блиц-сораштыру үткәрелде. Чөнки, һәр исемдә билгеле бер шәхес, башкалардан аерылып торган, бердәнбер һәм кабатланмас мәгънә ята бит.

