8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.
Гаилә – тормышыбызда һәрберебез өчен иң мөһиме. Гаилә – якын кешеләр, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Җирдә бәхетле һәм тату гаилә – яңа тормышның башы, нәселнең дәвамы, традицияләрне саклау.
Халыкара гаилә көне кысаларында, Актаныш үзәк китапханәчеләре районның Мәдәният паркында “Гаилә – бәхет бакчасы” исемле китап күргәзмәсе оештырды. Анда гаиләнең хәзерге җәмгыятьтәге роле, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, шулай ук өй учагын ничек булдыру турында сөйләүче һәм гаилә белән уку өчен матур әдәбият тәкъдим ителде. Барлык тәкъдим ителгән китаплардан китапханә укучылары бик күп файдалы киңәшләр тапты. Һәркемнең киләчәге якты, тыныч, имин, гаиләләр бәхетле булсын дигән теләктә калабыз!

