Центральная библиотека

КитапFest –әдәби ярминкә

12 майдан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов иниөиативасы белән «Күрше-Фест " ишегалды конкурсларына башланып, старт бирелде.Әлеге конкурс республиканың шәһәр, авыл ишегалларында матур вакыйгалар булдыруга юнәлдерелгән. Бу «Безнең ишегалды» программасының дәвамы, ул халыкка үз ишегалларын иҗат, аралашу һәм активлык үзәкләренә әверелдерергә мөмкинлек бирә. Үзәк китапханә бу проектка беренчеләрдән булып кушылды һәм 10 нчы июнь көнне, зур китап бәйрәме оештырды.Анда биш мәйданчык гөрләп эшләп торды: - «Китап фейс –арт әдәби ярминкә», «Китап фейс –арт”, “Әдәби интрига”, төрле остаханәләр(мастер-класслар):”Әдәби интрига”, ”Библиошоу” , Гаилә теләкләре агачы”.Бу мәйданчыкларда күңел ачу, танып белү уеннары,хәрәкәтчән уеннар оештырылды, табышмаклар, мәкальләр, тиз әйткечләр чишелде, мастер-класслар үткәрелде, яраткан шигырьләрен укыдылар. Ә "Гаилә теләкләре агачы"нда - катнашучылар, алар фикеренчә, һәркем укырга тиешле, яисә күбрәк ошаган, яисә аларның гаилә әгъзаларына ошаган әсәрләрне атадылар.Бәйрәм ахырында барлык катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.

#Күршефест
#КүршеFest
#ТатарстандаҖәй
#БезнеңИшегалды