Центральная библиотека

"Бөек Пушкин!Илаһи син!"

Ел саен 6 июньдә Россиядә Пушкин көне(Рус теле көне)билгеләп үтелә. Шушы тарихи көн алдыннан үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният һәм сәнгать паркында "Бөек Пушкин! Илаһи син!"исеме белән шигъри марафон уздырды. Шагыйрь тарафыннан искиткеч матур шигырьләр бик күп  язылган! Китапханәчеләр катнашучыларга Александр Сергеевичның поэзиясе, аның бөек һәм үлемсез шигырьләре турында сөйләделәр.Чарада барлык теләүчеләр дә катнашты. Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, катнашучылар сәнгатьле һәм эмоциональ итеп А.Пушкинның яраткан шигырьләрен укыдылар.