Китапханәче –иҗади профессия.
27 майда илебездә Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәм уңаеннан «Бердәм Россия» партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе җитәкчеләре котлады."Бүгенге көн китапханәчеләре - эрудицияле, аралашучан, белемле киң профильле белгечләр генә түгел, ә талантлы кешеләр дә. Безнең сафларда чын, үз эшенә бирелгән белгечләр эшли», - дип ассызыклады “Бердәм Россия " партиясенең Актаныш бүлеге башкарма секретаре Зәһина Исламова. Барысына да ныклы сәламәтлек һәм киләчәктә иминлек теләде.
