Центральная библиотека

“Онытылмый үзенең иңендә, Ил данын күтәргән язмышлар!”

Ватанны саклаучылар елы уңаеннан, 17 майда, махсус хәрби операциядә катнашып, илебезне яклаган, бәрелешләр вакытында каты яраланып, шул яралардан вафат булган, герой егетебез-Арсланов Айназ Айрат улының сеңлесе Арсланова Энҗе белән очрашу узды. “Онытылмый үзенең иңендә, Ил данын күтәргән язмышлар!”, дип исемләнгән очрашуда Энҗе үзенең абыйсы турында тәфсилләп  сөйләде. Батырлык, туганлык, туган ил  төшенчәләрен ассызыклап  үтте.Үзенең иҗаты -абыйсына багышланган шигырьләре белән таныштырды.  Кичә барышында “Ватан.Тынычлык. Без бергә.” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Очрашу рәхмәт алкышлары  һәм бүләкләр  белән тәмамланды. Бу көн укучылар күңелендә тирән тәэсир калдырды, рухи көч һәм Ватанга мәхәббәтнең һәрвакыт батырлык һәм каһарманлык нигезе булуына ачык мисал булды.