Центральная библиотека

“Сугыш кыздырган юллар"

13 нче май көнне, мәдәният һәм сәнгать паркында “Сугыш кыздырган юллар" исеме белән әдәби хәтер сәгате уздырылды. Чарада сугыш чоры шагыйрьләренең, хәзерге заман авторларының, җирле шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырады. Теләге булган һәркем Бөек Җиңүгә катнашы булганнарның батырлыгы алдында сугыш турында язылган юллар аша рәхмәтен җиткерде һәм баш иде. Бу-уйлану шигырьләре, хәтер шигырьләре, портрет шигырьләре, тәүбә итү шигырьләре, ант шигырьләре, сугыш, яз, Җиңү турында шигъри әсәрләр булды.