“Хәзинә” клубының чираттагы шөгыле
13 нче май көнне, мәдәният һәм сәнгать паркында “Хәзинә” клубының чираттагы шөгыле булып узды.Бөек җиңүнең 80 елллыгы уңаеннан Россия дәүләт проект китапханәсе “Яктылык” Милли электрон китапханәсе белән берлектә “Һәр сүздә хәтер” исеме белән уку марафоны игълан иткән иде.Клуб членнары әлеге марафонга бик теләп кушылдылар һәм шушы теманы чагылдырган әсәрләрдән өзекләр һәм шигырьләрне татар һәм рус телләрендә яңгыраттылар.
