“Һәр сүздә хәтер”
Бөек җиңүнең 80 елллыгы уңаеннан Россия дәүләт проект китапханәсе “Яктылык” Милли электрон китапханәсе белән берлектә “Һәр сүздә хәтер” исеме белән уку марафоны игълан иткән иде. Хезмәт күрсәтү бүлеге бик теләп әлеге марафонга кушылды һәм 13 нче май көнне, мәдәният һәм сәнгать паркында “Һәр сүздә хәтер” исеме белән чара уздырды.Һәр катнашучы теманы чагылдырган әсәрләрдән өзекләр һәм шигырьләрне татар һәм рус телләрендә яңгыраттылар.


