Центральная библиотека

“Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, Шушы булыр иң зур бүләгең”

Бөек шагыйребез  Г.Тукайның тууына 139 ел тулуга карата “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, Шушы булыр иң зур бүләгең” исеме белән, үзәк китапханә ,  Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда бәйрәм тантанасы уздырды. Шигырь бәйрәме Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән башланып китте.  Бәйрәм тантанасында Актаныш муниципаль район башлыгы  Л.Р.Зарипов катнашты һәм чыгыш ясады. Сәхнәдә шигырь сөюче талантларыбыз , “Агыйдел дулкыннары” иҗат берләшмәсе әгъзалары, балалар сәнгать мәктәбенең укучылары чыгыш ясады. Алар барысы да  Габдулла Тукайның бик күп шигырьләрен  сәнгатьле  сөйләп алкышларга лаек булдылар. Китапханә директоры  Г.Ахмадишина бөек Тукаебызның иҗаты үлемсез, аның әсәрләрен тагын да ныграк өйрәнергә, киләчәк яшь буынга тапшырырга кирәклеген ассызыклады.Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган шигырь бәйрәмендә актив катнашкан балаларга  рәхмәт хатлары тапшырды.