Бөтенроссия акциясе “Тоя алам”
Бөтенроссия проекты кысаларында, 23 нче апрель көнне китапханәнең уку залында, технология техникумы студентлары өчен ”Үги ана” кинофильмы күрсәтелде.Студентлар кинофильмдагы геройлар белән барган вакыйгаларны кызыксыну белән күзәттеләр. Фильмны карау тәмамлангач, катнашучылар фильм эпизодлары турында фикер алыштылар һәм фильм турында үз тәэсирләрен җиткерделәр. «Үги ана» фильмын карау яшьләрдә гаилә кыйммәтләре һәм балалар тормышында өлкәннәрнең роле турында уйлану өчен җирлек булды.
#МогуЧувствовать

