Мөселманча яулык бәйләү буенча остаханә
9 нчы апрель көнне Үзәк китапханәнең уку залында “Хәзинә” клубы членнары белән мөселманча яулык бәйләү буенча остаханә уздырылды. Яулык һәм шарфлар бәйләү серләре белән Магданова Ландыш Фәрит кызы уртаклашты.Матур итеп бәйләнгән яулык, шарф хатын-кызны чынлап та бизи, аңа нәфислек өсти. Яулык бәйләүнең төрле ысуллары бар икәне безгә билгеле. Ландыш Магданова остаханә вакытында гүзәл затларыбызның һәрберсенә туры килердәй бәйләү ысуллары тәкъдим итте.


