Хәсән Сарьянның тууына 95 ел тулу уңаеннан, китап укучылар конференциясе.
25 март көнне Актаныш район үзәк китапханәсендә, күренекле язучы һәм галим Хәсән Сарьянның тууына 95 ел тулу уңаеннан, китап укучылар конференциясе узды. Кичәдә, тәрбиячеләре З.М.Хәбибуллина җитәкчелегендә килгэн, Актаныш технология техникумы студентлары катнашты. Талантлы әдип Х.Сарьянның тормыш юлы турында презентация аша танышып, китап кургэзмэсенэ кузэту ясалды. “Бер ананың биш улы” повесты үзәгендә – сугышка кадэр, сугыштан соң авыр тормыш кичергән, биш улынын очесен югалткан, әмма рухы сынмаган татар хатыны хэм улларынын язмышы тора. Эсэр турында фикер алышу, буктрейлер карау, әсәрдән алган тойгылар белән уртаклашу, тест сорауларына җавап бирү чарада катнашучыларны тормыш, яшәеш турында уйландырды.

