Центральная библиотека

Мөнәҗәт рухи мирасыбыз ул

Изге Рамазан ае кысаларында “Хәзинә” кызыксынучылар клубы членнары белән рухи аралашу сәгате уздырылды.Чарада мөслимәләр берлеге членнары З.Закирова, Л.Фарухшина, М.Мусина катнашты.Китапханәчеләр Рамазан ае тарихы, Ураза бәйрәме, мөселманнарның традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр.Рамазан ае күңелләрне чистарту, мәрхәмәтлелек эшләүгә әзерлек, түземле, шәфкатьле, рәхимле булырга әзерләнү айлыгы да булып тора.Аралашу сәгатендә мөнәҗәтләр, Корьәннән сүрәләр яңгырады, шушы темага иллюстратив китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.