Солдат аналары улларын көтәләр
5 нче март көнне , китапханәнең уку залында 2 нче Актаныш мәктәбенең 8 класс укучылары өчен, улы Алмаз махсус хәрби операциядән авыр тән җәрәхәтләре алып демобилизацияләнгән Дилбәр Әхәтова белән очрашу уздырылды.Очрашуда Д.Әхәтова бүгенгесе көндә неонацизм белән көрәшергә кирәклеге турында, улларының анда күрсәткән батырлыклары,улы өчен нинди борчулар кичергәнен, аларны ничек үстергәне турында, улының аның өчен бик кадерле икәнен бәйнә-бәйнә сөйләде. Д.Әхәтова ике китап авторы буларак иҗаты белән таныштырды, яраткан әсәрләрен укыды.Бу ана бик күп борчулар кичергән.Дилбәр Әхәтовага барлык кыенлыкларны җиңеп чыгып, киләчәктә матур иҗат эшләре белән шөгыльләнүен телибез.

