«Фиточәй»гә остаханә
4 нче март көнне, уку залында “Хәзинә” клубында гаилә традицияләренең берсе булган – чәй эчү турында сөйләшергә уйлаштык. Гаилә белән чәй эчүләр ул - күңелле очрашу, узган көннең матур кичерешләре белән уртаклашу өчен, якыннарың белән элемтәдә тору өчен иң яхшы чара булып тора. Остаханәгә хуш исле һәм файдалы фиточәйләр пешерү остасы Магданова Ландыш Фәрит кызы чакырылган иде. Ул чәй ясау серләренә төшендерде. Клуб членнары үз чиратларында йорт яннарыннан, бакчаларыннан җыйган чәй үләннәреннән тәмле эчемлекләр ясау серләре белән уртаклаштылар, гаилә традицияләре турында фикерләштеләр һәм яраткан камыр ризыклары турында сөйләштеләр. Чара уңайлы атмосферада, хуш исле чәй табыны артында тәмле камыр ризыклары белән сыйланып узды.



