Центральная библиотека

Геройлар эзеннән...

Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге “Геройлар эзеннән...” исеме белән районкүләм әдәби викторина игълан иткән иде. 26 нчы февраль көнне бу бәйгегә йомгак ясалды.Чарада “Бердәм Россия” нең Актаныш бүлеге башкарма секретаре З.Исламова, китапханә директоры Г.Ахмадишина катнашты һәм чыгыш ясадылар. Алар бәйгедә катнашучыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр, җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар. 

15-18 яшьләр арасында нигезләмә таләпләренә туры килмәү сәбәпле 1, 2 урыннар бирелмәде, 3 урын- Лилия Галиева (Әтәс авылы); 36-50 яшьлекләр арасында 1 урын-Сөмбел Хәбибуллина(Әтәс),Эльвира Исламова(Актаныш);2 урын-Дилбәр Асылова(Актаныш), Ландыш Галиева(Әтәс);3 урын-Фирүзә Салихова(Иске Сәфәр);51-60 яшьлекләр арасында 1 урын-Нурсия Хисамова(Актаныш), 2урын- Альбина Хабибуллина(Актанышбаш),3 урын- Гөлшат Аглямова (Актаныш),Гөлназ Галләмова(Яңа Әлем); 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Рәсимә Зарипова(Актаныш), Филария Шәйхетдинова (Актаныш).