Центральная библиотека

Китапханә терроризмга һәм экстремизмга каршы

“Китап аша тынычлыкка һәм бердәмлеккә” проекты кысаларында, яшьләрдә һәм яшүсмерләрдә толерантлык төшенчәләрен формалаштыру,  терроризм һәм экстремизмга каршы профилактик чаралар уздыру максатыннан, 25 нче февраль көнне аралашу сәгате уздырылды. Китапханәчеләр “терроризм”. “терракт”, “экстремизм” төшенчәләре турында сөйләделәр, боларның нинди куркыныч йогынтысы булуы, башкалар белән нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклеген, экстремизмга каршы торуда кешедә нинди сыйфатлар булу кирәклеген, теракт булган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаттылар, шулай ук кичектергесез(ашыгыч) хезмәтләр телефон номерлары искә төшерелде.