Центральная библиотека

Туган телебез - безнең байлыгыбыз

21 нче февраль барлык дөньяда Халыкара  Туган тел көне буларак билгеләп үтелә.Традиция буенча үзәк китапханә, 1 нче Актаныш мәктәбенең 8, 9, 10 сыйныф укучылары өчен  чын мәгънәсендә бәйрәм оештырды.Әлеге тантанага “Агыйдел дулкыннары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары Фәймә апа Зәйнуллина, Вәзилә апа Чинаева, Рәсимә Зарипова, Фәхия Фәхриева, Алсу Галеева чакырылган иде. Кунаклар үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар, әдәбияткә килеп керү серләрен ачтылар, шигырьләрен укыдылар, хәзерге заман шигъриятенә, телебезгә карата үз фикерләрен җиткерделәр.