Сез-безнең Герой!
19 нчы февраль көнне үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге махсус хәрби операциядә катнашып авыр тән җәрәхәтләре алганнан соң һәлак булган Шарипянов Ильдар Инсаф улы гаиләсендә булды. Без сезнең кайгыгызны уртаклашабыз. Ана өчен яраткан улының, хатын өчен терәк булган тормыш иптәшенең, балалар өчен кадерле әтинең арадан китүе зур югалту, ачы хәсрәт икәнен аңлыйбыз.Хәзерге вакытта барыбыз өчен дә иң мөһиме –Җиңү икәнен барыбыз да аңлыйбыз.Һәм безнең Геройлар бу Җиңүне якынайтучыларыбыз. Ватан Геройлары -дан һәм хөрмәт Сезгә!


