Центральная библиотека

СВО батырлары-безнең якташлар

Хәзерге вакытта Украина территориясендә барган хәрби хәрәкәт  һәрберебездә патриотизм хисләрен көчәйтте, безне тагын да берләштерде.Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, туган илең, туган ягыңның геройлары белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан,  19 нчы февраль көнне, 2 нче Актаныш мәктәбенең 9 б класс укучылары өчен, китапханәнең уку залында , “СВО батырлары- безнең якташлар” исеме белән патриотик сәгать уздырылды. Җанлы әңгәмә барышында китапханәчеләр, бүгенгесе көндә неонацизм белән көрәшергә кирәклеген, хәрби хәрәкәтләрнең барышы, безнең ир-егетләрнең анда күрсәткән батырлыклары турында бәйнә-бәйнә сөйләделәр.Шулай ук укучы яшьләргә ир-егетләргә армия сафларында хезмәт итәргә, ил алдындагы бурычны намус белән үтәргә кирәклеге ассызыкланды.Катнашучыларга эчтәлекле иллюстратив китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Чараның икенче өлешендә әдәби викторина уздырылды.