“Герой –шагыйрь”
15 нче февраль көнне герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 ел тула. Аның батырлык хисе белән сугарылган шигырьләре белән берничә буын тәрбияләнгән. Шул уңайдан, үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге игелек үзәге белән берлектә патриотик сәгать уздырды.Чарага социаль ярдәм алучы гаиләләр чакырылган иде. Чарада катнашучылар шагыйрьнең фаҗигале язмышы һәм иҗаты белән таныштылар, бары бер генә коралы – шигыре булган әсирлектә уздырылган коточкыч вакытлары турында белделәр. Чара электрон презентация һәм видео белән үрелеп барды. Китапханәчеләр герой-шагыйрьнең шигырьләреннән, замандашларының һәм иптәшләренең истәлекләреннән торган китаплардан төзелгән китап күргәзмәсе белән таныштырдылар.

