Афганистан:безнең хәтер һәм яра
Быел, Совет гаскәрләренең Әфганстан чикләреннән чыгарылуга 36 ел тула.
Бу мөһим тарихи вакыйга. Бу көн- Әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу көне буларак тарихка кереп калган . Шул уңайдан 12 нче февраль көнне , китапханәнең уку залында, технология техникумы укучылары өчен, Афганчы ветераннар белән очрашу- кичә оештырылды. Кичәдә, китапханәчеләр, “Әле һаман сызлый яралар”, “Рәхмәт сезгә исән калганнар, Мәңге истә һәлак булганнар...”исеме белән эчтәлекле иллюстратив - китап күргәзмәсе тәкүдим иттеләр.Студентлар алдында ветеран-геройларыбыз Ахметов Ильшат, Хазиев Газинур, Вакилов Фаис, Хазиев Рәфит, Ибраһимов Нәфис, Галимов Марат чыгыш ясадылар.Афганстанда алар төрле елларда, төрле частьларда хезмәт итсәләр дә, бер-берсенә охшаган күпме тарихи вакыйгаларга турында укучыларга бәйнә-бәйнә сөйләделәр.Алар Афган сугышының коточкыч трагик көннәрен искә төшерделәр, шул җирләрдә башларын салган якташ-геройларыбызны искә алдылар. Әфганчы-геройларыбызның күрсәткән батырлыкларын безнең онытырга хакыбыз юк! Тынычлык! Дөньяда анннан да изгерәк берни дә юк! Илләр тынычлансын! Яшь егетләрнең гомерләре вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы түкмәсен иде!

