«Безнең герб»
Татарстан гербын кабул итү көне— республикабызның рәсми билгеләнгән истәлекле даталарының берсе, Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән 1992 елның 7 февралендә расланган. ТР Гербы кабул ителгән көнгә китапханәдә «Безнең герб» дип аталган мәгълүмат сәгате узды. Чара барышында халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчеләре, студентларга Татарстан Республикасы гербының, республиканың дәүләт символы булуы һәм Татарстан Республикасы Югары Советының 1992 елның 7 февралендәге Карары белән раслануы турында сөйләделәр. Студентлар ТР гербының, гимнының һәм флагының тарихын, әһәмиятен һәм тасвирламасын белделэр. Чара ахырында «Минем Республикам» викторинасы һәм «дәүләт символлары» китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

