Татар мәгърифәте даһие
14 февральдә танылган татар галиме, мәгърифәтче, тарихчы, тәрҗемәче, язучысы, фольклорчы Каюм Насыйриның (Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров) тууына 200 ел тула. Шул уңайдан, үзәк китапханәдә “Татар мәгърифәте даһие” исеме белән әдәби кунакханә уздырылды.Китапханәчеләр укучыларны күренекле шәхеснең тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Әдәби кунакханә электрон презентация һәм видеоролик белән үрелеп барды. Кичәдә катнашучылар шәхеснең ярты гасырлык фәнни эшчәнлегендә кырыкка якын, әдәби, педагогика, математика, тарих, георграфия, астрономия өлкәсендә булган фәнни хезмәтләре белән таныштылар.Чара ахырында “Сораулар-җаваплар”, ”Табышмаклар, мәкальләр бәйләме”, ”Язучыны фотопортретлар аша таны” исемнәре белән квест-уен уздырылды.




