Центральная библиотека

Ленинградта блокада вакытында яшәүче каһарманнарга багышланган "Крик тишины" дип аталган фильмы карау

27 гыйнвар – илебез тарихында үзенчәлекле дата. 1944 елның бу көнендә Ленинград блокадасы өзелә, ул 900 көн һәм төн дәвам итә.
27 январь көнне Актаныш үзәк китапханәсендә Ленинградта блокада вакытында яшәүче каһарманнарга багышланган "Крик тишины" дип аталган фильмы каралды. Бу фильм балаларга ул куркыныч елларда кешеләр кичергән кайгының тирәнлеген аңларга мөмкинлек бирде. Блокадачыларның икмәк нормасы балаларга бигрәк тә зур тәэсир калдырды. Чара азагында студентлар Ленинград блокадасында яшәүчеләрнең батырлыгы, ныклыкка һәм Ватанга чиксез мәхәббәткә өйрәтә дигән нәтиҗәгә килделәр.