СВО батырлары-безнең якташлар
11 нче январь көнне, китапханәнең уку залында, 1 нче Актаныш мәктәбенең 9 класс укучылары өчен герой улы махсус хәрби операциядә катнашкан ана Сергеева Роза Әсләх кызы белән очрашу уздырылды. Очрашуда Р.Сергеева бүгенгесе көндә неонацизм белән көрәшергә кирәклеге турында, улларының анда күрсәткән батырлыклары, аларны ничек үстергәне турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Аның оныгы Нияз Фаррахов безнең тынычлыгыбыз өчен махсус хәрби операциядә һәлак була, үлгәннән соң аңа “батырлык ордены” белән бүләкләнә. Ә улы Александр Сергеев бүгенгесе көндә Украина территориясендә Ватан алдындагы хәрби бурычын үти.Батыр уллар үстергән , бик күп борчулар, михнәтләр кичергән искиткеч ана ул Роза апа! Үзара җылы аралашу форматында барган әлеге очрашуда, әниләргә улларының бик кадерле булганнарын, “Сугышлар бетеп исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсыннар”,- дигән изге теләкләр җиткерелде. Мондый очрашулар уздыруның бик кирәк булуы, хәзерге вакытта безнең тынычлыгыбыз өчен гомерләрен бирергә әзер торган геройларыбызны, аларның туганнарына җылы сүзләр,тирән хөрмәт белән теләктәшлек итәргә кирәклеге ассызыкланды.



