"Уку-иң яхшы тәгълимат!"
Быел, Милли китапханә «Гаилә белән яңа ел кычкырып укулары. Тере классика» Бөтенрәсәй акциясе игълан итте.Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге шушы акция кысаларында “Уку-иң яхшы тәгълимат!» исеме белән тематик чара уздырды.Тере классика- ул Гаилә елы уңаеннан гаилә традицияләрен булдыру һәм саклауның мәдәни-агарту чарасы булып тора. Әдәби сәгатьтә катнашучы гаиләләр классик язучыларның яраткан әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Кичәдә актив катнашкан Гильфановлар, Имамовлар, Галеевлар, Агълямовлар, Султановлар, Хабировлар гаиләләренә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез!






