Кайда яхшылык, шунда җылылык.
5 нче декабрь көнне хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, Халыкара инвалидлар көне уңаеннан очрашу-кичә уздырдылар.”Инвалидлар көне” –ул бәйрәм түгел, ә бу җәмгыятьтә безнең белән янәшә физик мөмкинлекләре чикле булганнар да яшәвен искәртеп торучы билге. Очрашуда Теләкәй авылында яшәүче киң күңелле, ачык, игелекле Резеда Вагизова катнашты һәм технология техникумы студентлары белән эчкерсез җылы әңгәмә корды.Ул кул эше остасы, “Фармаси” компаниясе менеджеры, интернет челтәрләрендә актив эш алып баручы блогер.Резеда балачактан инвалид, әти-әнисенең, туганнарының үзенә карата җылы мөнәсәбәтен тоеп, күңел төшенкелегенә бирешмичә, яшәргә көч тапкан. Ул район, республика күләмендә төрле конкурсларда,спорт ярышларында актив катнашып бик күп тапкырлар җиңү яулап диплом, истәлек бүләкләренә ия булган. Кичәдә Р.Вагизованың үзе ясаган видеоролигы күрсәтелде, китапханәчеләр тәкъдим иткән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.Без, мондый очрашулар уздырып, янәшәбездә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр барлыгын, аларга һәрвакыт безнең ихтибар кирәклеген киләчәк яшь буынга искәртеп торырга тиешбез.

