Центральная библиотека

Татарстан флагы-безнең горурлык!

1991 нче елның 29 нчы ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Шурасы республиканың дәүләт символларының берсе буларак хәзерге Татарстан флагын кабул итә. Шул уңайдан, 27нче ноябрь көнне технология техникумының актлар залында «Татарстан флагы –безнең горурлык!» исеме белән тематик чара уздырылды. Укучылар байракның мәгънәсе, тарихы, һәм төсләренең мәгънәсе турында мәгълумат алдылар. Чара барышында студентлар флаг турындагы мәгълуматларны тыңлап кына калмадылар, ә Татарстан мәдәнияте һәм тарихы турында белемнәрен дә күрсәттеләр. Кичәнең икенче өлешендә әдәби викторинада белемнәрен ныгыттылар. Мондый чараларны уздыру үз илең өчен патриотлык һәм горурлык тәрбияләргә ярдәм итә, һәркемгә үз Ватаныңны ярату һәм хөрмәт итүнең мөһимлеген искә төшерә һәм елдан-ел бәйрәмнең әһәмияте арта гына бара.