Центральная библиотека

«Язмаларда тарих җиле»

27 ноябрь көнне, үзәк китапханә мәдәният сарае фойесында, язучы һәм тарихчы Вахит Имамовның 70 еллыгына багышланган «Тарих җиле язмаларда» исемле китап күргәзмәсе оештырды.

Вахит Шәех улы Имамов-язучы, Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Әдәби мәйданга күтәрелү чорында ул үзенең лирик повестьлары белән киң катлам укучыларының мәхәббәтен яулый. Күргәзмәгә килүчеләр авторның иҗаты һәм иң популяр китаплары: «Утлы дала», «Җидеган», «Сөләйман солтан», «Тозлы яра», “Карабәк. Каенсар” белән таныша алдылар.