Алсуның беренче тамчылары
27 ноябрь көнне үзәк китапханәнең уку залында, “Агыйдел дулкыннары” әдәби-иҗат берләшмәсенең актив члены Алсу Галеева белән очрашу-кичә уздырылды.Очрашуда А.Галееваның тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация белән башланып китте.Кичәнең икенче өлешендә авторның яңа гына табадан төшкән беренче “Тамчылар” китабы тәкъдим ителде.Чарада катнашучыларга яшь иҗатчы әлеге китапның чыгу тарихы, гомумән үз иҗаты, шөгыле турында мәгънәле чыгышын тәкъдим итте. Соңыннан китапханәчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырдылар. Эчкерсез, үзара җылы мөнәсәбәттә узган элеге мәгънәле кичәдә автор китапханәчеләргә автографлы китабын бүләк итте. Ихлас аралашу, эчкерсез сөйләшү белән барган әлеге кичә һәркемгә яхшы кәеф, онытылмас матур мизгелләр бүләк итте.

