Һөнәри юнәлеш буенча очрашу
20 нче ноябрь көнне 8 нче сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш буенча очрашу үткәрелде.
Һөнәр сайлау кеше тормышында төп бурычларның берсе булып тора. Бу тема югары сыйныф укучылары өчен аеруча актуаль. Хезмәт базарындагы вәзгыять турында мәгълүмат җитмәү, һөнәри эшчәнлектә практик тәҗрибә булмау сәбәпле, яшьләр еш кына үз мәнфәгатьләренә, омтылышларына, сәләтләренә, ә иң мөһиме – хезмәт базары ихтыяҗларына туры килми торган һөнәрләр сайлыйлар. Һөнәрнең уңышлы булуы, ә ахыр чиктә кешенең үз тормышыннан канәгать булуы нигезле һөнәр сайлауга, белем бирү сыйфатына, хезмәт базарында үз – үзеңне конструктив тотуга бәйле. Шуңа күрә иртә профориентациянең роле аңлашыла, ул туры мәгънәсендә мәктәп эскәмиясеннән башланырга тиеш.
Профориентацион очрашу барышында балаларны һөнәрләр дөньясы белән таныштырдылар. Белгечләр, аларның һөнәр сайлавына нинди факторлар йогынты ясавын аңлаттылар. Югары сыйныф укучылары чарада актив катнаштылар: кызыксындырган сораулар бирделәр, бирелгән темага үз фикерләрен әйттеләр.

