Ислам дине –акыл һәм белем, тынычлык һәм камиллек дине
Рухи-әхлакый программа кысаларында, 20 нче ноябрь көнне китапханәдә рухи-әдәби сәгать уздырылды.Китапханәчеләр технология техникумы студентларына ислам дөньясы тарихы, исламның тәрбиядә роле турында сөйләделәр, китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, видеоролик күрсәтелде.Чара ахырында студентлар әдәби викторинада катнаштылар.Әдәби сәгать яшь буында ислам дөньясы турында белемнәрен тирәнәйтүгә ярдәм итте.


