Центральная библиотека

«Бөек ачышлар»

14 ноябрь көнне Актаныш үзәк китапханәсендә «Хәят»клубы әгъзалары белән очрашу булды. Танып белү сәгате «Бөек ачышлар» исеме астында үтте. Чара Татарстанда фәнни-технологик үсеш елына багышланган иде. Студентлар фән һәм техника өлкәсендәге казанышлар турында сөйләштеләр, галимнәр һәм аларның уйлап табулары турында презентация карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Китап күргәзмәсе эшләп торды.