“Яшүсмер һәм яшьләр:шуклыктан җинаятькә-бер адым”
Үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, технология техникумының 1 курс студентлары өчен “Яшүсмер һәм яшьләр:шуклыктан җинаятькә-бер адым” исеме белән диспут оештырдылар. Чараның максаты: яшьләрдә һәр дөрес булмаган шук адым өчен закон алдында җавап бирергә кирәклеген, сәламәтлекләренә кире йогынты ясаучы факторларны ачып бирү, аларда үзләре өчен җаваплылык турында күзаллау формалаштыру иде.Очрашуга Актаныш районы полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләүче өлкән инспекторы Хазиева Алия Ринат кызы чакырылган иде.Сөйләшү барышында “Шуклык кайчан җинаятькә әверелә?”,”уку йортларында һәм җәмәгать урыннарында үз – үзеңне тоту кагыйдәләре”, ”Иптәшләреңә һәм өлкәннәргә карата хөрмәт белән карау” төшенчәләре аңлатылды.Теманы ача торган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Чара ахырында һәр укучы яңа китап укучылары булып язылдылар.




